Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Вакытлы матбугат илендә!"

Вакытлы басмалар-җәмгыятьнең рухи тормышы көзгесе. Күпчелек журнал һәм газеталар мәгърифәтчелек әһәмиятенә ия, алар күзаллауларын киңәйтергә, укуның сәнгати тәмен һәм культурасын формалаштырырга тиеш. Вакытлы матбугатның төп үзенчәлеге-оперативлык, яңалык, мәгълүматны үз вакытында алу. Газета-журнал материалы тизлекне арттыру, текстта ориентлашу, иң мөһимен сайлап алу күнекмәләрен эшләргә ярдәм итә. Вакытлы матбугатны даими укый торган кеше соңгы вакыйгалар турында белемле, хәбәрдар була бара. Тәҗрибәле китап укучыларда, гадәттә, еш укыла торган, аның мәнфәгатьләренә аеруча җавап бирә торган басмалар даирәсе формалаша. Сезнең игътибарыгызга газета - журналларны тәкъдим итәм. Сезне китапханәдә көтеп калабыз!