Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Коррупциягә-ЮК дип әйтик!"

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне 2003 елның 9 декабрендә БМО коррупциягә каршы БМО Конвенциясенә кул кую өчен ачылган көнне игълан ителде. Беренче тапкыр 2004 елның 9 декабрендә билгеләп үтелә. 2001 елда Мексикада Коррупциягә каршы БМО Конвенциясенә багышланган Бөтендөнья конференциясе ачылды. Ул вакытта өч көн дәвамында әлеге яңа халыкара документка дөньяның 100 дәүләте вәкилләре имза салды. Коррупциягә каршы Конвенция 2003 елның 31 октябрендә БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан хупланды. Апаз мәдәният йорты белән берлектә "Коррупциягә ЮК дип әйтик!" дип исемләнгән акция оештырылды.Без авыл халкы арасында мәгълүмати листовкалар тараттык.