Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Геройлар исемлеге онытылмас!"

 Нәрсә соң ул батырлык? Аның төп мәгънәсен һәркем үзенең тормышка карашларыннан чыгып, үзенчә аңлый. Ә шулай да, батырлык ул, мөгаен, гадәти күзлектән караганда һич кенә дә кеше башкара алмастай эшне башкарудыр. Ул кешедән чиксез ихтыяр көче, тәвәккәллек, үз-үзеңне аямауны таләп итә. 9 декабрь-Ватан Геройлары көне – истәлекле көн.  Безнең халыкның батырлыгын мәңгеләштерү, тарихи выкыйгаларны истә тоту, тарихи традицияләрне дәвам итү һәм илебез геройлары тарафыннан нинди батырлыклар эшләнүе турында хәтерне саклау  булып тора. Яшь буынга патриотик тәрбия бирү максатыннан, Апаз гомум белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән ” Геройлар исемлеге онытылмас!”исеме астында  мәгьлүмат сәгате булып узды.  Якташыбыз Советлар Союзы Герое  Нәкыйп Сафинның тормыш юлы, аның батырлыклары турында сөйләнде. Нәкыйп Сафинга багышланган фильм карап үттек. Сугыштан соңгы елларда да Нәкыйп Сафинның эшләгән эшләре белән укучыларны таныштырып үттем. Арча районыннан сугышта катнашкан батырлар турында китаплар белән таныштырдым.