Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Өлкәннәрне хөрмәтлик!"

Декабрь ае башында язмыш сынауларына бирешмичә, тормышта үз урыннарын тапкан, көчле рухлы, максатчан кешеләребез – Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Сәламәтлекләре чикле булуга карамастан, күпләребез алардан нык, чыдам булырга, иң мөһиме - тормышны яратырга өйрәнә ала. Тормышта кайбер эшләр  авырлык белән бирелсә дә,  сынмыйлар-сыгылмыйлар, кечкенә генә җиңүнең дә тәмен белеп яшиләр.   Көндәлек тормышларында, эшләрендә аларга һәрвакыт ярдәм кулы сузучыларга рәхмәтебезне белдерәбез. Барыгызга да алдагы тормышыгызда күңел күтәренкелеге, шатлык-сөенечләр генә телибез. Җылы сүз, игътибар  кешеләргә беркайчан да артык булмый. Инвалидлар декадасы кысаларында мөмкинлекләре чикле өлкәннәребез янында кунакта булдым. Аларны китапханәбезгә килгән яңа китаплар белән таныштырдым.