Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Билгесез солдатлар -һәрчак хәтердә!"

Илебез тарихында иң дәһшәтле саналган Бөек Ватан сугышында миллионлаган кешенең гомере өзелде. Сугыш кырларында билгесез югалганнар саны да меңәрләгән. Күпме авылдашыбыз еракта-яу кырында мәңгелеккә ятып калган. Ни кызганыч, күпләренең каберләре кайда икәне дә билгеле түгел: алар хәбәрсез югалган... Шул максаттан китапханәдә "Билгесез солдатлар- һәрчак хәтердә!" исеме астында Апаз урта гомум белем бирү мәктәбе укучылары белән мәгьлүиат сәгате узды. Балаларга сугыш кырларында ятып калган солдатларга багышланган шигырьләр укылды, һәйкәлгә чәчәкләр салынды. Китапханәдә китап күргәзмәсе төзелде.

Яу кырында каберләр бар,

Гөлләргә уралганнар.

Кайда соң сезнең кабер,

Хәбәрсез югалганнар?

Сугыш киткән, төтен беткән,

Яралар төзәлгәннәр.

Батырларның һәйкәлләре

Гөлләргә бизәлгәннәр