Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Нинди матур сүз -ӘНИ!"

Салкын кышларга кереп барганда, без иң җылы һәм якты бәйрәмнәрнең берсен - Әниләр көнен билгеләп үтәбез. Безгә тормыш бүләк иткән, бөтен йөрәк җылысын биргән, безнең өчен тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр кичергән газизләребезгә нинди генә теләкләр теләсәк тә аз булыр сыман.  Ана! Һәркем өчен иң изге, иң кадерле зат. Бу якты дөньяга килгәч тә нарасыен йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, елаганда юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче газиз әниләр!   Тормышыбыз бизәге булган әниләребез матур да, батыр да, мәрхәмәтле дә, изге күңелле дә. Зур үсеп, үзебез әти-әниләр булсак та, без төпле киңәшләр сорап сезнең янга киләбез, сезнең һәрчак безне аңлавыгызны, ярдәмегездән ташламавыгызны беләбез. Сез гаилә учагын, тынычлыкны саклаучылар. Балалар гына түгел, ә бөтен җәмгыять аналар канаты астында. Мәхәббәтегез, сабырлыгыгыз, назыгыз һәм ниләр генә кылсак та гафу итә белүегез өчен сезнең алда баш иябез. Сезнең иңнәргә бик зур йөк - гаилә мәшәкатьләре дә, һөнәри эшчәнлек тә, балалар тәрбияләү дә төшә. Әни Нинди зур сүз бу! Кеше үз гомерендә шул сүне ничәмә ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен ул сүз янадан яна мәгьнә алып килэ. Ана шул бер сүздән синең шатлыгынны да, кайгынны да, уйларынны да белә. Алай гына түгел, ана бу сүз аша синен йөрәгенне күрә. Әйе курә. Чөнки әни дигән сүз ул үзе йөрәктә туа. Ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. Әни дип әйттенме, син инде көчле дә син инде бәхетле дә. Апаз авылында яшәүче кадерле әниләрнең фотоларын җыеп, бәйрәм белән котлап видеоролик ясадым.