Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Безнең гомерләр...!"

“Безнең гомерләр!” Ләбиб Айтугановның тууына 85 ел.  Апаз авыл китапханәсе инстаграмм челтәрендә Ләбиб Айтугановның гомер юлын, иҗатын таныштыру йөзеннән видеоролик урнаштырды. (https://www.instagram.com/apaz_5_biblioteka)1935 елның 24 октябрендә Әгерҗе районы Нарат авылында бишенче бала булып Ләбиб Айтуганов туа. Кечкенәдән үк акыллы, зиһенле , 4 яшендә укый белә, шигырьләр ятлый, йомшак холыклы, кешелекле, ярдәмчел була. Балачагы авыр сугыш елларына туры килә, шуңа күрә тормыш шартлары җиңел булмый аның. Мәктәпне тәмамлагач, Минзәлә педагогия училищесында укый. Шул чорда каләме тагын да чарлана – шигырь һәм мәкаләләрен җирле һәм республика матбугатында бастыра, үз чорының күренекле әдипләре белән тыгыз элемтәдә тора ул. Музыкаль сәләте төрле яклап ачыла, нота язарга, рояльдә, мандолинада уйнарга өйрәнә. Минзәлә училищесын тәмамлагач, Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә керә. Казанда укыган вакытта Ләбибнең чын иҗат эше башлана. 3 курста укыганда ук Татарстан радиосының музыкаль тапшырулар редакциясендә эшли башлый. Укып бетергәч тә, бу эшеннән аерылмый. Ләбиб Айтуганов эшчәнлеге күпкырлы. Татарстан радиосында эшләү елларында Ләбиб Айтугановка колачын җәеп эшләргә, сәләтен ачарга мөмкинлекләр туа. Музыкаль тапшырулар редакциясендә эшләгән елларында, югары зәвыклы концерт программалары белән беррәттән, автор программалары да әзерләргә мөмкинлек таба ул. Ләбиб Айтуганов радиода озак эшләми: 1964нче елның 24нче апрелендә (28яшендә) коточкыч авыру  аның гомерен өзә. Үзенә бирелгән вакытның кыска булуын сизенгәндәй, барысын эшләп бетерергә өлгерим дигән сыман, сирәк кешеләрдә генә була торган үҗәтлек белән ашкынып иҗат итә. Радионың сәнгать редакциясе эше Ләбиб эшләгән елларда гөрләп бара. Танылган композиторлар, шагыйрьләр, җырчылар белән аралашып, шигырьләр язарга да вакыт тапкан.  Ә алар әкренләп җыр булып киткәннәр. Үзе дә яраткан шагыйрьләренең шигырьләренә көйләр иҗат иткән. Ләбиб Айтуганов кыска гына гомерендә татар дөньясына аның онытылмас сәхифәләрен язган шәхес булып керә. Ләбиб исеме аны күреп һәм ишетеп белгән һәр кеше өчен һаман да кадерле исемнәрнең берсе булып кала. Ләбиб Айтуганов — бүгенге заман кешесенә үрнәк булырлык шәхес. Ул беркайчан да эшсез ятмый, тырышлыгы, үҗәтлеге аркасында үз исемен мәңгеләштерә. Нарат авылындагы үзе туып-үскән урам һәм ул укыган Девятерня урта гомумбелем бирү мәктәбе аның исемен йөртә. Шулай ук мәктәптә ел саен иң сәләтле балаларга Ләбиб Айтуганов исемендәге стипендия бирелә.