Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Альяпкычлы йолдызчык!"

            Татар халкының әби-бабайлардан калган гореф-гадәтләрен онытылуы, балаларның халкыбызның милли киемнәрен белмәве бик аяныч хәл. Элек-электән үк татар гаиләсендә булган милли киемнәргә, традицияләргә карата балаларда кызыксыну, ихтирам, хөрмәткә лаек булган матур традиция саклансын иде.  Балаларны халкыбызның күңел бизәкләре белән яккыннан таныштыру, нәфис бизәлешенә соклану, эстетик зәвык аша әхлак тәрбиясе бирү – бүгенге көндә актуаль булып кала.  Элек- электән алъяпкычлар берничә төрле булган. Аш–су арасына кия торганы, печән җыйганда, кунакка барганда кия торганнары булган. Хәзерге вакытта инде алъкыч киеп йөрмиләр. Матур алъпкыч япкан кызларны без сәхнәдә үзебезнең милли татар биюләрен биегәндә генә  күрәбез. Балаларны татар халкының милли киемнәре белән таныштыру йөзеннән Апаз балалар бакчасында кунакта булдым. Кечкенәләр төркеменә йөрүче нәниләребезне халкыбызның яратып кия торган киеме – альяпкыч белән таныштырдым. Альяпкычка милли бизәкләр ябыштырдык. Бик күңелле, рәхәт очрашу булды.