Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Татар халык ашлары бик тәмле һәм файдалы"

Татар халкынына милли традицияләргә бай ашлар әзерләү осталыгы бик күптәннән килә. Күп гасырларга сузылган тарих дәвамында милли оригиналь ашлар барлыкка килгән, алар үзләренә генә хас сыйфатларны әлегә кадәр саклаганнар.   Татар халкы туклануы, милли аш традицияләрен нигездә саклаганы хәлдә, билгеле бер үзгәрешләр кичерде. Халыкның тормыш хәле яхшыру һәм мәдәни дәрәҗәсе күтәрелүгә бәйле рәвештә күп кенә яңа ашлар һәм ашамлыклар барлыкка килде, милли ашларның төрләре ишәйде. Яшелчә һәм җиләк-җимеш күбрәк урын ала башлады, балык ашлары төрләнде. Тозлы әйберләр кулланылышка керде. Татар ашларына башка халыкларның милли ашлары берникадәр йогынты ясады. Шул ук вакытта татар ашлары бизәлүе, әзерләнүе һәм тәме ягыннан оригинальлеген саклап калды, бу исә аларның популярлыгы хакында сөйли. Китапханәбездә "Татар халык ашлары бик тәмле һәм файдалы" исеме астында китап күргәзмәсе эшли. Кызыклы рецептлар язылган китаплар белән танышырга, үзегез өчен күп мәгьлүмат туплыйсыгыз килсә- китапханәгә рәхим итегез!