Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Мәдәниятле кеше- әдәпле кеше"

Мәдәниятле, әдәпле кеше нинди була? Бу соравның җавабы бик күп төшенчәләргә ия. Әдәпле кеше дибез икән, ул безнең күз алдына барыннан да бигрәк, тәрбияле, инсафлы, кешелекле, белемле, укымышлы  булып килеп баса. Гадел, саф күңелле, намуслы, эчкерсез, сабыр булу- әдәпле кешене бизи торган сыйфатлар. Мәдәниятле, әдәпле кеше һәрьяклап җыйнак, пөхтә була. "Холкым күркәм, күңеле яхшы кеше белән җиңел яшәп була"-ди халкыбыз. 

"Мәдәниятле кеше- әдәпле кеше!" исеме астында бүген башлангыч сыйныф укучылары белән фикер алышу сәгате узды. Әңгәмә барышында балаларга әдәплелек, мәдәниятлелек турында сораулар бирелде. Бик җылы очрашу булып узды.