Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

Ачык ишекләр көне.

Бүген бездә ачык ишекләр көне. Китап ул һәр кешенең тормышына бик кечкенә чагыннан ук килеп керә. Бала йөрергә һәм сөйләшергә өйрәнүгә китапка кулын суза, башта матур сурәтләрен карый, аннары ниндидер сәер билге-тамгалар кушылудан “ӘНИ” дигән яраткан сүзе барлыкка килүгә гаҗәпләнә. Шушы мизгелдән башлап китап аны бөтен тормышы буена: балалар бакчасында да, мәктәптә дә, институтта да, эштә дә, көнкүрештә дә озата бара. Һәр яңа буын аңардан тиңдәшсез белем ала, аның байлыгы киләсе буыннарга да кала.китап укымаган кешенең күңеле тәрәзәсез бүлмә кебек караңгы булыр, ә китапларны яратучының күңеле күбрәк укыгач сафланыр,ачылыр, дөньяга карашы киңәер.
өрле яшьтәгеләр, сәламәтлекләре төрлечә булган кешеләр дә укый алырлык теләсә нинди формадагы китаплар бар хәзерге заманда.
Һәр кеше өчен китаплар укырга, аларны яратырга мөмкинлеге бар хәзер. Апаз урта мәктәбенең беренче сыйныф укучылары китапханәбездә кунакта булдылар. Китапханәнең үзе белән, яңа гына кайткан китаплар белән таныштылар. Рәхмәт сезгә балалар, китапханәбезгә юлны онытмассыз дип ышанып калам.