Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Йөрәктән йөрәккә!"

Октябрь ае башында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәмне билгеләп үтү матур традициягә әверелде. Бу көн лаеклы, зирәк, хөрмәтле, еллар узуга карамастан, нык һәм чыдам - зур хәрефтән язылган кешеләргә багышлана.

Өлкәннәр көне-чиста һәм якты бәйрәм, әти-әниләр, әби-бабайлар бәйрәме. Бу бәйрәм җәмгыятькә генә түгел, туганнарга да янәшәдә кайгыртучанлык һәм игътибар таләп итүче кешеләр яшәвен искә төшерә. Бу көнне уздырыла торган бәйрәм чаралары ветераннарга рухи ял итәргә, аралашырга, ялгызлыкны җиңәргә мөмкинлек бирә. Сезне чын күңелебездән Өлкәннәр көне белән кайнар котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек,җан тынычлыгы телибез,балаларыгызның,оныкларыгызның игелеген күреп шатлык-куанычта гомер кичерергә язсын.Гомер көзләрегез һәрвакыт кояшлы һәм җылы булсын. -Әби!Бабай! Бу сүзләр “Әни-әти” дигән сүзләр кебек үк кадерле һәм якын. Әби-бабайларны хөрмәт итәргә,яратырга,кадерләргә кирәк. Алар булмаса өйдә,тормышта ямь калмас иде.-Хөрмәтле өлкәннәр! Сез тыйнак та,сөйкемле дә,сез эшчән дә

түземле дә.Сез- өебезнең яме, ашыбызның тәме. Рәхмәт сезгә, әбиләр һәм бабайлар! Апаз мәдәният йорты белән берлектә авылыбызның кайбер өлкәннәрендә кунакта булдык. Балалар өлкәннәребезгә чәчәк бәйләмнәре тапшырды. Китапханәбезгә килгән яңа китапларны өлкәннәребезгә тәкьдим ителде. Бик җылы очрашу булды