Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Туфан Миңнуллинның тууына 85 ел!"

Халык язучысы, Татарстан Республикасының һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең Станиславский исемендәге, Татарстанның Г.Тукай һәм М.Җәлил исемендәге дәүләт премияләре, орденнар, төрле дәрәҗәле бүләкләр иясе, алтмышлап сәхнә әсәре, повесть, хикәяләр, юморескалар, публицистик һәм тәнкыйть мәкалләре авторы,  драматург һәм прозаик Туфан Габдулла улы Миңнуллин 1935 елның 25 августында Татарстанның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килгән. 1952 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, башта районның Олы Кариле һәм Кама Тамагы сельполарында хисапчы аннары, Казанда бухгалтерлар әзерләү курсларын тәмамлагач, комсомол путевкасы белән чирәм җирләргә китеп, Кустанай өлкәсендәге бер совхозрабкоопта баш бухгалтер булып эшли. 1956—1961 елларда Т. Миңнуллин Мәскәүдә М. С. Щепкин исемендәге Театр училищесында укый. Училищены тәмамлап кайткач, аны Минзәлә дәүләт драма театрына актер итеп җибәрәләр. Бераздан ул Галиәскар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына күчерелә һәм анда 1964 елның көзенә кадәр эшли. 1964—1967 елларда Т. Миңнуллин—Казан телестудиясендә өлкән редактор, аннары берникадәр вакыт «Чаян» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1968 елның көзеннән ул бөтенләе белән әдәби иҗат эшенә күчә. Т. Миңнуллин әдәби иҗатын иҗтимагый-политик эшчәнлек белән бәйләп бара. Ул берничә ел Татарстан Язучылар союзының партия оешмасына җитәкчелек итте, 1984 елда Татарстан АССР Верховный Советына депутат итеп сайланды.Татарстан язучыларының X съездында (май, 1984) Т. Миңнуллин союз идарәсенең председателе итеп сайланды.Т. Миңнуллин —1969 елдан СССР Язучылар союзы члены. Апаз авыл китапханәсендә Туфан Миңнуллинның иҗатын чагылдырган күргәзмә төзелде. Инстаграмм челтәрендә Туфан Миңңуллин истәлегенә видеоролик урнаштырылды.