Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Син Россия флагы турында нәрсә беләсең?"

Россиядә ел саен 22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Ул Россия Федерациясе Президентының 1994 елның 20 августында "Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне турындагы" Указы нигезендә гамәлгә куелган. 1991 елның 22 августында Мәскәүнең Ак йортында беренче тапкыр өч төсле Россия флагы күтәрелде.
Апаз авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә "Син Россия флагы турында нәрсә беләсең ?" темасы астында акция оештырды. Башта балаларга Россия флагы турында кыскача мәгьлүмат бирелде, соңыннан авыл урамында авыл халкын 22 август көне белән таныштырып, истәлеккә Россия флагы төсе белән әзерләнгән шарлар бүләк итте.