Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Сәламәтлек-озын гомернең нигезе!"

Акчаңны  югалтсаң - бернәрсә дә югалтмыйсың, вакытыңны  югалтсаң – күп  нәрсәне  югалтасың,  ә  сәламәтлегеңне югалтсаң – барысын  да  югалтасың”.  Ни  өчен  шулай  дип әйтәләр?...Сәламәтлек  кеше  өчен  иң   кадерле  нәрсә, ләкин аны сакларга  кирәк. Бер  югалтсаң,  аны    кире   кайтаруы  бик  авыр.  Сәламәт  булмаган  кешегә  дөньяның  бер  кызыгы  да  юк.       Әйе,   Дөньяда    иң    кечкенә    бәхет  – байлык,    иң    зур    бәхет  –  саулык”,    дип    юкка    гына    әйтмиләр    бит.  Сәламәтлек    -  ул  физик  һәм    рухи    иминлек,күңел    күтәренкелеге,    уңай  кичерешләр  белән  яшәү.   Сәламәтлек үз кулыбызда. Сәламәтлекне саклыйк, ныгытыйк һәм арттырыйк!