Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Вакытлы матбугат - рухи азык чыганагы!"

Китапханәбезгә һәрдаим яңадан-яңа газет-журналлар килеп тора. 

Рухи азык һәм яңалык, Алып килә матбугат. Еллар узгач, эзләп табып, Укыйбыз кабат- кабат.Тарихый истәлек булып,Саклана ничә еллар. Егерме, утыз елдан соң, Янә үрелә куллар.Хатирәләр яңаралар, Уйлар китә үткәнгә. Чагыштырып куанабыз, Бу көннәргә җиткәнгә.Матбугат ул, элеккене, Бүгенгегә бәйләүче. Яңалыкны, кайнар килеш, Һәр кешегә сөйләүче. Һәммәгезне дә китапханәдә көтеп калам!Рәхим итегез,дуслар!Инстаграмм челтәренә видеоролик урнаштырылды.