Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Авылымның күркәм гаиләләре!"

Бу заманда һәр кешегә кайтып сыенырлык җылы учак, тыныч почмак булуы кирәк. Ни генә булмасын, кеше үз гаиләсе кочагында ял итә, рухи көч һәм дәрман җыя, күңелен бушатып, җан җәрәхәтләрен дәвалый. Гаиләне учак белән тиңлибез. Чөнки учак янына җылынырга җыелган кебек, гаиләдәге һәр кеше үз гаиләсенә сыена: шатлыгын бүлешә, кайгысын уртаклаша. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та  шулкадәр көчлерәк була. Гаиләнең терәге ир-ат, әти кеше. Ә ана кеше үзенең бөтен булган күңел байлыгын , матурлыгын үз бабаларына бирүче. авылыбызда тормыш юлыннан гомер буе матур итеп атлаучы, пар канатлы, бер-берсен кайгыртып, яратып яшәүче гаиләләр бик күп. Апаз авыл китапханәсе шуларны барлап, инстаграмм челтәренә видеоролик куйды.