Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

Сәламәтлек-үзе зур байлык!

"Сәламәтлек-иң зур байлык!"-диләр.Чөнки ул булмаса, кеше күп нәрсәләрдән мәхрүм.Сәламәтлек кеше бәхетенең нигезе,исәнлек булганда гына кеше үзенең теләгенә ирешә,тирә-юньне танып белә, җәмгыять тормышында актив катнаша,хезмәттән,уеннар, бию һәм физик күнегүләрдән кәнагатьлек ала.Кешенең сәламәтлеге-аның шәхси эше дип әйтү дөрес түгел.Кеше бары тик сау-сәламәт булганда гына җәмгыятькә  файда китерә. Сәламәтлек- һәркем үзе күтәрелергә тиешле биеклек.Сәламәтлек- ул чыныгу, дөрес туклану,көндәлек режим,хезмәт, начар гадәтләрне булдырмау хәм әлбәттә хәрәкәт! Апаз авыл китапханәсендә "Сәламәтлек-үзе зур байлык!" исеме астында китап күргәзмәсе эшли! Китаплар белән танышырга,үзегез өчен кызыклы мәгьлүмат алырга китапханәдә көтәбез.