Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

22 июнь - хәтер һәм кайгы көне.

22 июнь- тарихыбызның иң фаҗигале даталарының берсе. Бу көн Бөек Ватан сугышы-Россия һәм кешелек тарихында иң канкойгыч сугыш башланган көн булып истә кала. Ул дәһшәтле еллар турындагы хәтер безнең ватандашларыбыз күңелендә мәңгегә сакланыр. Безнең корбаннар саннар белән генә үлчәнми. Сугыш дәһшәтенә карамастан, җиңү яулаган әти-бабаларыбызның батырлыгы киләчәк буыннарга үрнәк булып тора. Бу көнне без фашист лагерьларында ятып калган һәм тылда вафат булган сугышчыларны искә алабыз. Без ветеренанарыбыз, тыл батырлары алдында баш иябез һәм аларның батырлыгы, ныклыгы һәм каһарманлыгы өчен рәхмәт белдерәбез.