Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

Татарстан - минем ватаным. Арча ягы - данлы төбәк!

ТАССР га 100 ел тулу уңаеннан, Арча районына 90 ел тулуга багышлап Апаз авыл китапханәсендә  "Татарстан - минем ватаным! Арча ягы- данлы төбәк!" дигән исем астында китаплар күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә тәгьдим ителгән басмалар безгә туган төбәгебезнең тарихы, Ватан хакына сугышкан һәм каһарманлык күрсәткән кешеләр, Татарстан Республикасының бүгенгесе турында сөйлиләр.