Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Кызыклы очрашулар калейдоскобы»

26 нчы октябрь көнне Апаз урта мәктәбендә бик матур очрашу булып узды. Очрашуда авылыбызның күренекле шәхесләренең берсе Фатыйх Сәүбән улы Сибагатуллин,"Татарстан яшьләре" газетасы баш мөхәррире Атлас Хәмидулла улы Гафиятов,"Ватаным Татарстан"газетасы баш мөхәрриренең беренче урынбасары Габделбәр Газиз улы Ризванов һәм мәктәп белән тыгыз элемтәдә торучы "Ватан"күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Мансур Готыф улы Әхмәтовлар катнашты. Очрашу бик эчтәлекле, матур булды.