Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Иң мөһиме күңел белән картаймаска" Түгәрәк өстәл,чәй өстәле

Октябрь башында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәмне билгеләп үтү матур традициягә әверелде. Бу көн лаеклы, зирәк, хөрмәтле, нык һәм чыдам кешеләргә - зур хәрефтән чыккан кешеләргә багышлана.

Өлкәннәр көне - чиста һәм якты бәйрәм, әти-әниләребез, әби-бабайлар бәйрәме. Бу бәйрәм җәмгыятькә генә түгел, якыннарыбызга да кайгыртучанлык һәм игътибар таләп итүче кешеләр яшәвен искә төшерә. Бу көнне үткәрелгән бәйрәм чаралары ветераннарга күңелле ял итәргә, аралашырга, ялгызлыкны җиңәргә мөмкинлек бирә.

1 октябрь көнне Апаз авыл китапханәсендә лаеклы ялда булган кешеләр, китапханә активистлары белән бәйрәм кичәсе үткәрелде. Очрашу бәйрәм өстәле артында узды, анда котлаулар, шигырьләр һәм теләкләр яңгырады. Шулай ук китапханәдә «Гомернең алтын көзе " дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.