Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

«Китапханә - мәдәният дөньясында навигатор» Мәдәният дәресе

"Укучының мәдәни нормативы» программасын тормышка ашыру кысаларында Апаз авыл китапханәсендә Апаз урта мәктәбе укучылары өчен мәдәният дәресләре циклы башланды.

2019 елның 26 сентябрендә китапханәче Апаз урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары катнашында «Китапханә - мәдәният дөньясында навигатор» дип исемләнгән мәдәният дәресе үткәрде. Укучылар  өчен Китапханә буенча экскурсия оештырылды,  китапханәнең структурасы белән таныштылар.

Шулай ук китапханә фондлары, хезмәт күрсәтүләре белән таныштылар. «Интеллектуаль калейдоскоп» очрашуның кульминациясе булды, аның кысаларында катнашучылар мәгълүмати-эзләнү белемнәрен һәм чарада алган күнекмәләрен күрсәттеләр.