"Китапханәгә китап бүләк ит" Акция
Безнең китапханәдә ел дәвамында « Китапханәгә китап бүләк ит " акциясе уза. Газизова Рәйсә безнең китапханәгә яшь һәм өлкән буын укучылары яратып укый торган китаплар бүләк итте. Безнең укучыларыбыз, һәрвакытта үз туганнарына, дусларына һәм танышларына иң кадерле һәм зирәк бүләк – ул китап бүләк итү дип ассызыкладылар.
Барлык акциядә катнашучыларга бүләк ителгән китаплар өчен зур рәхмәт белдерәбез!