Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Мәдәниятле кеше- әдәпле кеше!" Бердәм мәдәни дәрес

Апаз авыл китапханәчесе   “Мәдәниятле кеше-әдәпле кеше!” исеме астында бердәм мәдәни дәрес үткәрде. Дәрестә китапханәче укучыларга авылыбызның, районыбызның, республикабызның милли традицияләре, гореф- гадәтләре турында сөйләде. Әлеге дәрес кысаларында башлангыч сыйныф укучыларына мәдәни көндәлек тапшырылды.  Балаларга әлеге көндәлекнең ни өчен кирәк икәнен, аны тутыру тәртибен, көндәлекне саклап тотуның мөһимлеген аңлатылды. Көндәлекнең укучыларга республикабызның, районыбызның  тарихи-истәлекле урыннарына, төрле мәдәни чараларга юл күрсәп, рухи байлыкларыбыз белән якыннанрак танышырга  ярдәм итәчәге турында сөйләнелде.