Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Чишмәләр-тормыш чыганагы" Экологик сәгать

“ Әгәр чишмәләр чыңласа - Россия йөрәге дә тибәчәк", - дип җырлый Олег Газманов. Бу сүзләр игелекле эшләр эстафетасы кысаларында үткәрелгән "Чишмәләр-тормыш чыганагы" экологик сәгатенең шигаре булды.        

           Экология сәгате кеше тормышында суның әһәмияте, чишмәләр, Апаз авылы тарихы турында әңгәмә белән башланып китте. Балалар үзләре өчен бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр. Чара ахырында барысы да бердәм булып чишмәләрне чүп-чардан чистарттылар, икенче гомер бүләк иттеләр.

     Чишмәне казып яки чистартып куйсаң, күктә яңа йолдыз кабыныр, диләр. Чишмәләр кешенең көч һәм сәламәтлек чыганагы гына түгел, ә шатлык һәм иҗат чыганагы да. Шагыйрьләребез тарафыннан чишмәләр турында күпме шигъри юллар язылган.