Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Җылы сүзгә һәркем мохтаҗ" Өйдә хезмәт күрсәтү

“Көзге игелек атнасы- игелекле эшләр эстафетасы “ атналыгы  кысаларында  Апаз авылы китапханәчесе, даими укучылары белән, физик мөмкинлекләре чикле булган инвалидлар белән очрашып, хәлләрен белеште. Китапханәче вакытлы матбугат белән таныштырды, укучылар белән берлектә кулларыннан килгәнчә ярдәм иттеләр. Сәламәтлеге чикле кешеләр күпләребез өчен үрнәк була ала, чөнки алар һәр мизгелнең кадерен тоя, һәр көнне шатланып каршы ала беләләр. Җылы сүз, игътибар авыру кешеләргә беркайчан да артык булмый.