"Зур һәм якты барыр юлларың, син туган ягым- Татарстаным!" Китап күргәзмәсе, әңгәмә
30 августта без Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итәбез. Бу көнне 1990 елда республика Югары Советы Татарстан ССР дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итә. 30-нчы август шулай ук Казан шәһәренең туган көне дип санала.
Апаз авыл китапханәсе укучыларына «Зур һәм якты барыр юлларың,син туган ягым-Татарстан!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Күргәзмә Татарстанның үткәне һәм бүгенгесе, аның территориясендә яшәүче халыкларның мәдәнияте, яңадан торгызылган изге урыннар – республиканың горурлыгы белән таныштыра.