Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Дуслар белән яшәү күңелле" Әдәби мәйдан

Апаз авыл китапханәчесе , мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, яшьләрне “Дуслар белән яшәү күңелле” исеме астында узган әдәби мәйданга җыйды. Тормышның мәшакатьләре булган кебек, аның бәйрәмнәре дә бар. Аны һәркем үзенчә үткәрә.

Бер күрешү үзе бер гомер бит,

Очрашуга сәбәп табылсын.

Бер –берләрен сагынышкан дуслар,

Күрешергә монда агылсын!

Яшьләр хөрмәтенә әзерләнгән чарада , китапханәче тарафыннан Әнгам Атнабаевның шигырьләре  яңгырады. Онытылып барган, “Йөзек салыш”, “Читән элдем читәнгә”, “Капка “ уеннары уйнатылды. “Шигъри тәлгәшләр” китап күргәзмәсендә танылган язучыларның шигырьләре ,афоризмнары, әйтемнәре дә бар иде. Бәйрәм кунаклары бик кызыксынып элеге чарада катнаштылар.