"Чишмәләрнең кадерен белик" Экологик репортаж
Максат:
-туган ягыбыз чишмәләрен барлау;
-төбәгебез тарихын өйрәнүгә кызыксыну уяту;
-туган җиребезгә, табигатебезгә, чишмәләребезгә карата игътибарлылык, һәм мәрхәмәтлелек тәрбияләү.
Су – безнең төп байлыгыбыз. Безнең ата-бабаларыбыз табигать хәзинәсенә рәхмәтле булганнар. Алар сулыкларга изге әйбер итеп караганнар. Чишмәләрне авылның ихтирамга лаек кешеләре, картлары күзәтеп, карап торган.
“Аксакал нәсихәте” шигырендә болай дип яза:
Көлгәндә дә чишмә кебек челтерәп
Нәкъ татарча тыйнак көлегез.
Тәнгә-җанга сихәт-дәрман биргән
Чишмәләрнең кадерен белегез!
Табигатьнең бөек могҗизасы, тормышның нигезе булган чишмәләребез яшәсен. Алар – Аллаһның адәм балаларына биргән тиңдәшсез байлыгы. Саекмасын алар. Җиргә бәрәкәт, илгә иминлек теләп, мәңге челтерәсеннәр.