Күргәзмә- белешмә “Кош канаты, гаилә татулыгы белән көчле”
Халыкара гаилә көне уңаеннан киң катлау укучылар өчен куелган “Кош канаты, гаилә татулыгы белән көчле” исемле китап күргәзмәсендә гаилә тормышы турында фәнни-популяр китаплар һәм матур әдәбият, Ак-Чишмә авылында бергә 65 ел гомер кичергән Гариповлар гаиләсенең бәхет серләре, даһиларның гаилә турындагы фикерләре, мәшһүр галим Ризаэтдин Фәхретдиннең нәсыйхатьләре белән танышырга мөмкин .