Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Мастер – класс “Кулъяулыгым - бүләгем”

      Башта “Милләт язмышы - хатын-кыз кулында” исемле китап күргәзмәсе  белән таныштык. Күргәзмәдә куелган татар-халык көнкүрешендә чигү җебе кулланылган чигү элементлары  күп булуга барысының  игътибарын юнәлттек. Мастер- класста катнашучыларны кулдан чигеп ясалган  ашъяулык, кулъяулык, баш яулыгы белән таныштырдык һәм чигү җепләре, киерге , чигү өчен сүрәт төшерелгән хәзерләмәләрне алып чигү буенча беренче күнекмәләрен башкардык, кулъяулыкның читләрен эшкәртергә өйрәндек.       Махсус чакырылган Гөлнур апаның  шома чигү белән кулъяулыкка матур бизәк төшергәнен игътибар белән күзәттек.

      Оста чигүче Гөлфария апа теләүчеләргә тамбур җөе ясау серләрен төшендерде.