Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Дискуссия”Үстергән дә безне чын дуслык”

      Максаты : дуслыкны сакларга өйрәтү, әкият аркылы дуслыкның тылсымлы көчен күрсәтү.

      Башта  “Камыр батыр” исемле татар халык әкиятен тыңладык.

      Балалар  әкияттәге Камыр батыр, Тимер батыр, Бакыр батыр арасындагы дуслык турында сөйләделәр,  Камыр батыр авырлыкларны җиңеп үтә белгәне һәм дусларын гафу иткәненә сокландылар, әкият безне нәрсәгә өйрәткәнен  ачыкладылар, аның эчтәлеген сөйләделәр.

      Аннары “Тычкан белән Чыпчык” исемле удмурт әкиятен кычкырып укыдык. Алар арасындагы ныклы дуслык нәрсә өчен юкка чыкканын, дуслыкны саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында кызу бәхәс барды.