Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Интеллектуаль уен “Кто хочет стать ”Знатоком истории родного края?”

     Максаты: Хәтнә авылының тарихы, истәлекле урыннары белән кызыксынуны арттыру. Туган төбәккә мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

     18 нче апрельХалыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне уңаеннан Хәтнә авылы тарихына, аның истәлекле урыннарына багышланган интеллектуаль уен уен шартларын аңлатудан башланып китте. Ике уенчыга компьютерда сорау бирелә, бу сорауга дөрес җавапны дүрт вариант арасыннан сайлап аласы, дәфтәр битенә язып куясы, сорауга җавап язу өчен 1 минут вакыт бирелә. Шул рәвештә 10 сорауга да җавап язгач, җаваплар язган кәгазь тапшырыла, чираттагы 2 уенчы уенны дәвам итә.

      Соңыннан барлык җавапларны анализладык, һәр җавапка китапханәче тулы аңлатма бирде, дөрес җавап бирүчеләрне билгеләдек, уен вакытында уенчылар туган төбәгебездәге тарихи урыннар турындагы белемнәрен тулыландырдылар,.

Хәтнә тарихы турындагы газета-журналлардагы яңа язмалар белән таныштык.

Уен азагында “Тарихи төбәгем” дип аталган электрон презентация карадык.