Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

"Барлык һөнәр мактаулы"Профессия базары

      Максаты: Югары класс укучыларына һөнәр сайлауда дөрес юнәлеш бирү, эшче профессияләр сайлауда ярдәм итү.

Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс, “WORLLDSKILLS KAZAN- 2019», «Игенченең уңганлыгы кырларыннан күренә”, “Булачак һөнәреңне “пешекче” итеп сайласаң”, “Табигатькә хезмәт итү – урманчының һөнәре”, “Умартачы һөнәре – иҗади һәм рәхмәтле кәсеп”, “Чәчәк яратучыларга флорист менә дигән һөнәр”, “Автомеханик дигән һөнәр бар” исемле китап күргәзмәләре эшләде.

      Башта югары класс укучыларына үзләренә ошаган һөнәрләр турында сөйләргә мөмкинлек бирдек, алар үзара фикер алыштылар, яңа гына пешкән йомры икмәккә карап иген игү һәм икмәккә бәйле һөнәрләрне атадылар.

     Кайсы  һөнәр иясенә нинди фәннәр белән аеруча шөгыльләнергә кирәклеге турында сөйләштек. Теге яки бу һөнәрнең өстенлекле һәм кимчелекле яклары белән таныштык, интернеттан кереп профессиограммалар белән танышырга тәкъдим иттек. Танылган психолог, академик Евгений Климовның мәшһүр классификациясе, Голланд тесты турында сөйләп уздык. Һөнәрләргә багышлап эшләнгән буклетлар зур кызыксыну уятты.

     Китапханәче кайсы уку йортында нинди эшче һөнәрләргә өйрәтәләр, уку йорты кайда урнашканлыгын җентекләп аңлатты.

     Аннары “Ялкын” журналларыннан төрле профессия кешеләренә багышланган язмалар белән таныштык. Эшче профессияләр сайлаучылар өчен файдалы киңәшләр күп яңгырады. Лицейда, техник училищеда укуның өстенлекләре, WORLLDSKILLS- 2019 дөнья чемпионаты да кызыксыну уятты.

     Ахырдан “Безнең укучылар һөнәр сайлау турында уйланалармы?” исемле анкета сорауларына җаваплар яздык, геометрик фигуралар белән эшләнгән тестны чишеп укучылар үз сәләтләре турында уйландылар.