Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Урман репортажлары конкурсы

      Максаты: Халыкара кошлар көнен билгеләп үтү, кошларны танырга, яратырга өйрәтү.

      1 нче апрель - Халыкара кошларны саклау көне.Кызганычка каршы, соңгы вакытта безнең канатлы дусларыбыз саны бик нык кимеде, кайбер төрләре бөтенләй юкка чыкты, шуңа күрә дә , 1905 нче елда билгеләнгән кошлар саклау көне,      1994  нче елдан башлап яңадан игълан ителде.

      Кошлар турында мәгълумат алдык: безнең якларда кышлый торган һәм күчмә кошлар турында, кошларның үзенчәлекләре, яшәү тирәлекләре, тукланулары хакында сөйләштек.

 

     Без кошларны сакларга, аларга оялар куярга, кыш көннәрендә азык табарга ярдәм итәргә, ояларын туздырмаска, йомыркаларын ватмаска тиеш. Бу турыда балалар үзләре сөйләде.

     Язгы каникулга киткәндә кече яшьтәге китап укучыларга кошлар көненә урман репортажлары язарга кушкан идек. Конкурска 3 эш килде, Гаптелхәев Алмаз язып алып килгән репортаж иң уңышлысы дип табылды. Китапханәче репортажларны кычкырып укыды,  җиңүче Алмазга мактау кәгазе тапшырды, Арасланова Әмирә кәгазьдән кош ясап алып килгән иде.

 

   Арча районының КЫЗЫЛ КИТАБЫНА кертелгән кошлар белән таныштык.