Балалар өчен спорт бәйрәме “Сәламәт тәндә-сәламәт акыл”
Максаты : Балаларда үзара дуслык хисе тәрбияләү, спортка мәхәббәт тәрбияләү.
Башта балаларны- “Сәламәтлек – тормыш нигезе” исемле китап күргәзмәсе белән таныштырдым. Балаларны күбрәк вакытларын саф һавада үткәрергә, хәрәкәтчән уеннар уйнарга, күбрәк физик эш эшләргә чакырдым.
Спорт бәйгесенә килгән зуррак балалар бадминтон , пионербол уйнадылар, кечкенәләр обруч әйләндерүдә, скакалка сикерүдә, туп атуда көч сынаштылар, күмәк уеннар уйнадылар.
Җиңүчеләр һәм катнашучылар истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.