Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

“Нәүрүз, килә, Нәүрүз!“ кичә

            Максаты :  Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтү, шигърияткә мәхәббәт уяту.

           Нәүрүз көне һәм Бөтендөнья Шигърият көне уңаеннан оештырылган кичәдә   балаларга Нәүрүз сүзенең аңлатмасын әйттек, бу бәйрәмнең килеп чыгышы, әби-бабаларыбыз аны ничек билгеләп үтүе турында сөйләштек, кычкырып яз турында шигырьләр укыдык, аннары балалар табышмакларга  җаваплар таптылар, мәкальләр әйттеләр, дөрес җавап бирүчеләргә яз күчтәнәче өләштек.  Балалар яз турында шигырьләр сөйләделәр,  җырлар башкардылар,  күмәк уеннар уйнадылар.      

    “Нәүрүз –яңа ел башы” исемле китап күргәзмәсе эшләде.  

             Кичә куелган максат иреште.