Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Библиотека дәресе- әңгәмә “Китап уку ул минем өчен...”

       Максаты: китап укучыларда  китапка мәхәббәт тәрбияләү,  китапның тышлыгы, титул битенә, эчтәлегенә карап, китап турында мәгълумат алырга өйрәтү.

        Киң катлау китап укучылар өчен оештырылган библиотека дәресе- әңгәмәнең башында китапханәче “Китап - белем чишмәсе” исемле лекция укыды, китап укучыларга төрле эчтәлектәге  китапларга карап күрсәтелгән китапның авторын, исемен, елын, басылган шәһәрен һәм нәшриятын табарга өйрәтте, бу китапның кайсы библиографик бүлеккә караганын,  библиографик бүлекләргә аеруның нәрсәгә кирәк икәнен аңлатып  күрсәтте.

       Аннары һәр укучы китапның тышлыгына карап бу китап турында нәрсәләр белергә булганын өйрәнде. Китапның титул битеннән нинди өстәмә мәгълумат алырга булуын белдек. Китапның эчтәлегенә карап, китап турында ничек  мәгълумат  алырга икәнен  өйрәндек.  Китапханәченең “Китап уку ул минем өчен...” дигән соравына төрле җаваплар яңгырады. Кайберәүләр кич балаларга әкият уку өчен, диде. Татар һәм рус классикларының әсәрләре белән очрашу өчен диючеләр дә булды. Китапханәче китапханәгә килүче газета-журналлар белән таныштырды, аннан тыш нинди газета-журналлар укырга мөмкин икәнлеген күрсәтте.

       Китап укучылар “Китап ул минем өчен...” исемле анкета сорауларына җавап бирделәр.