Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Информацион-белешмә сәгать"Табигать пычранса ни булыр?"

Башта  Ак-Чишмә башлангыч мәктәбенең спорт мәйданчыгы янында урнашкан  “Без –табигать дуслары” исемле китап күргәзмәсе белән таныштык.

Балалар белән табигать күренешләре турында, һәрбер әйбернең үзара бәйләнеше хакында сөйләштек. Шушы бердәмлекнең өзелүе нинди аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин икәнлеген билгеләп үттек.

 Тирә-юнь мөхитне саклау, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү өчен нәрсәләр кирәклеге турында сөйләштек, ”Арча районының кызыл китабы”на кертелгән үсемлекләр белән таныштык, кайсы чәчәкләрне аеруча өзәргә ярамаганын билгеләдек.

Сулыклар, андагы тереклек ияләре, аларны саклау турында сөйләштек, сулыкларны саклау кагыйдәләрен атадык.

Соңыннан буадан, инештән тоткан балыклардан пешерелгән балык шулпасыннан авыз иттек.