Музыкаль кунакханә “Сездәдер тормыш яме ”
Максаты : Әниләрне, әбиләрне, сеңелләрне язның тәүге бәйрәме белән котлау, соңгы өч айда иң күп китап укучыларны, иң актив чараларда катнашучыларны билгеләү, акцияләрдә актив катнашучыларны атап үтү .
Башта мәктәп мөдире Сабирзянова Х.Ф. балаларны, әби- әниләрне, килгән кунакларны бәйрәм белән котлады, үзенең матур теләкләрен җиткерде.
Китапханәче “Яшәү чыганагы, тормыш яме – Әнкәй, хатын-кыз” исемле күргәзмә белән таныштырды, “ Соңгы өч айда иң күп китап укучы” , “Чараларда иң актив катнашучы“ конкурсларына йомгак ясады, катнашкан акцияләрнең нәтиҗәләрен атады.
Конкурсларда җиңүчеләргә , актив китапукучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Укучылар әниләрне, килгән кунакларны бәйрәм белән котлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар, биюләр биеделәр.