Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Кычкырып укулар ”Без- Алиш оныклары”

     Бөтендөнья кычкырып уку көнендә безнең китапханә “Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз” исемле Республика акциясенә кушылып, мәктәпкәчә яшьтәге китапукучылар өчен кычкырып укулар оештырды.

     Башта Абдулла Алишның  батырлыгы  белән таныштык. Курчаклар ярдәмендә Алишның “Куян кызы” исемле әкиятен уйнап күрсәттек, әкиятнең асылын ачыкладык. Курчаклар ярдәмендә Батулланың “Аюлар” исемле әкиятен уйнап күрсәттек, әкият белән Батулла бабай безгә ни әйтергә теләгәнен билгеләдек. Мөҗәһитнең ”Яхшы буласым килә”, Шәүкәт Галиевның “Җилләр китап укый” шигырьләрен кычкырып укыдык. Рафис Корбанның табышмакларына җаваплар таптык. Аннары барыбыз бергә татарча мультфильмнар карадык, иң актив нәни китап укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырдык. Фикерләүне үстерүче уеннар уйнадык.