" Туган туфрак җылысын тоеп”- китап күргәзмәсе.
Язучы Әмирхан Еникинең тууына 110 ел тулу уңаеннан оештырылган киң катлау укучылар өчен булган күргәзмәдә татар әдәбиятының аксакалы Әмирхан Еникинең тормыш юлы, иҗаты, дәүләт бүләкләре, аның күп кенә китаплары ( үз сүзләре белән әйтсәк, “озын гомер юлында башкарган бик әз генә хезмәте”), замандашларының Әмирхан Еники турындагы истәлекләре белән танышырга мөмкин.
Күргәзмә уникенче мартка кадәр эшли.