Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

“Сәнгатькә багышланган гомер” - белешмә- мәгълумат сәгате.

     Киң катлау укучылар өчен әзерләнгән   белешмә- мәгълумат сәгатендә китапханәче якташыбыз, драматург, режиссер, актер, шагыйрь Гафур Каюмовка  багышланган “Оста актер, уңышлы драматург”исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, аңа 60 яшь тулган булыр иде дип билгеләп  үтте.   

    “Оста актер, уңышлы драматург” исемле электрон презентация аркылы якташыбызның башкарган рольләре, төрле театрларда куелган Гафуровның спектакльләре белән  таныштырды, аның чынга аша алмый калган хыялы турында сөйләде.

     Аннары “Упкын өстендә уен” исемле спектакленнән өзекләр укыдык.