Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

" Яшь сайлаучыларның электораль активлыгы" яшьләр белән әңгәмә

Максаты: РФ һәм  ТРда электораль процессларга карата кызыксынуны актуальләштерү, яшь сайлаучыларның хокукый культурасын күтәрү, сайлау хокукы һәм барышы мәсьәләләренә игътибарны юнәлтү, актив гражданлык позициясе формалаштыру .

Ак-Чишмә  авыл китапханәсе Ашытбаш мәктәбендә өлкән класс укучылары белән  яшүсмерләрдә Ватанны ярату, Ватанга карата гражданлык хисе тәрбияләү максатыннан " Яшь сайлаучыларның электораль активлыгын" исемле әңгәмә үткәрде..

 
Яшь сайлаучыларга сайлаулар турында аңлату эшләре алып барылды. “Киләчәгең өчен тавыш бир!” исемле күргәзмәгә күзәтү ясалды, сайлау турында законнар буенча мәгълумат бирелде.. Яшьләрне сайлауда катнашырга чакырып чыгыш ясалды. Булачак  яшь сайлаучылар үзләрен кызыксындырган күп сорауларга җавапларны Конституия, “Татарстан сайлаучысы”, Идел”журналы битләреннән таптылар.

 

       Әңгәмәбезнең йомгаклау өлешендә "Бер тамырдан,уртак язмыштан без...” китабыннан И.Юзеевның " Сан алуны көткәндә”шигырен укыдык .