Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Лекция “Мин дә шулай сөйсәм Ватанны”

     Кече мәктәп  яшендәге китап укучылар өчен үткәрелгән лекциядә китапханәче патриот- шагыйрь  Муса Җәлилгә багышланган “Көчле рухлы каһарман” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, “Чын батырлык үрнәге” исемле электрон презентация белән таныштырды, Җәлил  башкарган батырлык турында сөйләде, Моабит дәфтәрләре, аның тарихы,  Җәлилнең соңгы васыяте белән таныштырды. Бигрәк тә шагыйрьне патриотик рухта тәрбияләргә ярдәм иткән балачагы турында җентекләп сөйләде.

     Укытучы  Гарифуллина Фәния “Җәлил варисларына” исемле китаптан шагыйрьнең тәрҗемәи хәле белән таныштырды. Укытучы Нурутдинова Ралина  һәм Гаптелхәев Алмаз Муса Җәлилнең инглизчәгә тәрҗемә ителгән шигырьләрен кычкырып укыдылар. Укытучы  Гарифуллина Фәния , Манаков Денис шагыйрьнең русча, Ибәтов Илназ татарча шигырьләрен укыдылар.

     Китапханәче Кояш системасындагы 3082 номерлы кечкенә планетага, Антарктидадагы бер тау түбәсенә Советлар Союзы Герое патриот- шагыйрь Муса Җәлил  исемен биргәннәрен аеруча горурланып сөйләде.