Тәрбия сәгате "Хезмәт төбе- хөрмәт"
Максаты : Балаларда хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү, аларны иң гади хезмәт процесслары белән таныштыру, чәчәкләр үстерә торган бакчада башкарыла торган эшләр белән таныштыру, бергәләп шул эшләрне башкару.
Башта балаларны “Эше барның-ашы бар”дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән танывштырдым .
Балаларга хезмәт белән шөгыльләнүнең тормышчанлык тәрбияләүгә ярдәм итүен аңлаттык, кече яшьтән хезмәт тәрбиясе алган баланың мөстәкыйль , оешкан, актив , пөхтә һәм эшсөючән булуын билгеләп үттек.
Мәктәп коллективы , укучылар , китапханәче , фельдшер-акушер белән берлектә мәктәп каршындагы чәчәклекнең туфрагын казып, түтәлләрне ясап, тырмалап, чәчәк үсентеләрен күчерерлек итеп әзерләп куйдык, балалар бар төрле эшне дә җиренә җиткереп башкарды.