Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Кычкырып уку “Ак тәпи ник моңая?”

      Кече мәктәп яшендәге китап укучылар өчен кычкырып уку вакытында “Яхшылык көрәшчесе” исемле электрон презентация аркылы балалар язучысы Роза Хафизованың тормыш юлы, аның яхшылыкның  җиңүе белән тәмамлана торган китаплары, Роза апа 24 ел буе мөхәррирлек иткән “Ялкын” балалар журналы  белән таныштык.

      Роза Хафизованың “Актәпи” исемле китабыннан ”Актәпи ник моңая?” исемле әкиятне, “Кирлемән” исемле әкият-повестьне кычкырып укыдык, аларны анализладык, бу әкиятләрне кыскача сөйләп күрсәттек.