Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Белгеч көне «Ак карда чаңгы юлы, шумый булмый бу юлы”

     Башта сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәүче “Сәламәтлек – тормыш нигезе!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштык.

     Медсестра Камалова Альбина Алексеевна кеше тормышында спортның һәм дөрес туклануның роле турында сөйләде. Кышкы һава кислородка байрак булуы, без шуннан файдаланып калырга тиеш икәнен әйтте, телефон , компьютер артында утыру сәгатьләрен кыскартып, чаңгыда шуу өчен файдаланырга чакырды.

     Чаңгыда оста йөрү серләрен кабатладык, чаңгыда йөргәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеге хакында сөйләштек. Дөрес итеп нинди чаңгы сайларга, ничек дөрес йөрергә икәнлеге хакында укып таныштык.

     Аннары дәреснең төп өлешен саф һавада чаңгыда узышып уздырдык.