Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

“Театр – серле дөнья” - мәдәни дәрес .

      Кече мәктәп  яшендәге китап укучылары өчен оештырылган мәдәни дәреснең  башында алдагы мәдәни дәресләрдә алган белемнәрне ныгыттык, узып баручы елның Россиядә театр елы икәнен билгеләп үттек. Китапханәче театр турында лекция укыды, мәдәни көндәлек белән эшләдек, балаларга шундый сорау куелды: “Театрда  нинди һөнәр ияләре эшли?”

     Китап укучылары мәдәни дәрестә актив катнашты, алар өчен театр турында яңалыклар ишетү театр дөньясына зур сәяхәт булды, Казан каласындагы “Әкият” театры турында күбрәк белергә ярдәм итте. Соңыннан дәрес башында куелган сорауга бергәләп җаваплар таптык.

     Дәрес азагында “Театр – серле дөнья” исемле электрон презентация белән таныштык.